Песошин Татарстанда мәҗбүри медицина иминияте фонды идарәсенең составын үзгәртте
Татарстанда ТР Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды идарәсенең составын үзгәрттеләр. Анда ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм республика сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин керде.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган боерыкта искәртелгәнчә, алар идарә составына 29 гыйнварда вафат булган Татарстанның элеккеге сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, шулай ук узган елның декабрендә бакыйлыкка күчкән ТР Хөкүмәтенең Сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләләре идарәсе башлыгы Гүзәл Шакирова урынына кергән.