Бөгелмәдә «Токмач шоу» милли бәйгесе булды
![Бөгелмәдә «Токмач шоу» милли бәйгесе булды](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/4/7/7e8b7d44915275c1e6dddbe1982644ec.jpg)
Бөгелмәнең «Татар мәдәнияте үзәге»ндә беренче тапкыр урта һәм югары уку йортлары кызлары (студентлары) арасында «Токмач-шоу» милли конкурсының финалы узды.
«Токмач шоу — 2023» конкурсы яшь буынны милли аш-су традицияләренә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Конкурсантлар үзара иң җитез, акыллы, оста исемнәре өчен ярышты. Алар үзләре һәм гаиләләре турында татар телендә таныштырды, гаилә традицияләре турында сөйләде, милли аш-су турында сорауларга җавап бирде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге проектның кульминацион этабы токмач кисү булды. Кызлар нәзек һәм матур итеп токмач кисте.