Мәскәү мөфтиятендә журналистлар белән ифтар мәҗлесе булды
Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов Мәскәү басмалары һәм электрон гаммәви мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашты. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлбир хәзрәт ифтар алдыннан җылы һәм дустанә шартларда кунаклар белән әһәмиятле мәсьәләләр хакында фикер алышты. Мәскәү мөфтие гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә мөселман оешмалары эшчәнлеген объектив яктырткан өчен рәхмәт белдерде.
Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы шулай ук Мәскәүдә һәм төбәкләрдә гамәлгә ашырыла торган яңа проектлар, мөселман яшьләре белән эшләү, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә хәйрия ярдәме күрсәтү хакында сөйләде, диелә хәбәрдә.