Россия Герое, космонавт Сергей Рыжиков Бөгелмәдә гаилә өмәсендә катнашты
Бүген Бөгелмә шәһәрендәге Салих Сәйдәшев скверында гаилә өмәсе узды. Акцияне Бөгелмә районы хакимияте оештырды. Чарага Россия Герое, космонавт Сергей Рыжиков, хатыны һәм уллары белән бергә Бөгелмә мэры Линар Закиров та кушылды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына хакимиятнең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Линар Закиров шәһәр халкына өмәдә актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.
«Өмәдә элек-электән бөтен гаилә белән катнашканнар, ул барлык кешеләр өчен бәйрәм иде. Бөгелмә – зур бер гаилә һәм безнең йортыбыз. Әлеге традицияне торгызырга булдык һәм Сәйдәшев скверында хезмәт бәйрәме – гаилә өмәсе үткәрдек. Өстәвенә, быел «Татнефть» компаниясенең грант акчасына скверны төзекләндерү эшләренә керешәчәкбез. Гаилә өмәләре бездә күркәм гадәткә әверелер, аларны дәвам итәрбез дип уйлыйм. Шәһәр халкы белән бергә Бөгелмәне тагын да чистарак, матуррак һәм уңайлырак итәчәкбез», - дип искәртте шәһәр башлыгы.
Чарада 300гә якын кеше катнашты. Алар арасында «Нефтеавтоматика» микрорайонында яшәүчеләр, хезмәт коллективлары, Бөгелмә хакимияте хезмәткәрләре, депутатлар, шәһәрнең мактаулы гражданнары бар иде.