Россия башкаласында «Мәскәү – Татарстан күпере» яшьләр форумы башланды
Бүген, 8 апрельдә, VIII «Мәскәү – Татарстан күпере» Мәскәү яшьләр форумы башланды. Аны Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге оештыра.
Чара Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, кайбер татар блогерлары һәм эшкуарлары катнашында уза.
Форум кунаклары студентлар һәм эшче яшьләр белән очрашырга ниятли. «Мәскәү – Татарстан күпере» форумында спикерлар, шәхси тәҗрибәләренә таянып, яшьләр белән һөнәр сайлау һәм уңышка ирешү серләре белән уртаклаша, шулай ук катнашучыларның сорауларына җавап бирә.