Түбән Серги районы Аракай авылында «Татар кызы-2023» конкурсында җиңүче билгеле
https://tatar-congress.org/
Свердовск өлкәсенең Түбән Серги районы Аракай авылында «Татар кызы 2023» традицион яшь талантлар конкурсының финалы булды. Финалда 9 яшьтән 12 яшькә кадәрге кызлар катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурс шартлары буенча һәр катнашучы жюри хөкеменә үзе һәм гаиләсе, хобби һәм мавыгулары турындагы визит карточкасын тәкъдим итте. Аш-су конкурсында татар милли ризыгын тәкъдим иттеләр һәм аның турында сөйләделәр. Бәйгедә катнашучылар җыр һәм биюдә, музыкаль уен коралларында һәм кул эшләрендә осталыкларын күрсәтте. Мода конкурсында кызлар подиум буенча узды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, Свердловск өлкәсенең Әҗегол авылыннан Снежана Абзалова «Татар кызы - 2023» исеменә лаек булды.
Конкурс яшь буынны милли традицияләр рухында тәрбияләү, патриотизм хисе тәрбияләү, туган җиргә хөрмәт, гаиләгә таяну, туган татар телен, гореф-гадәтләрне саклау максатыннан оештырыла. Шуңа күрә барлык чыгышлар татар телендә булды, кызларның барысы да биремнәрне уңышлы үтәде.