Мәскәүдә татарлар өчен тантаналы чара узды
9 апрельдә башкаланың татар мәдәни үзәгендә «Мәскәү татарлары кичәсе: Аллаһы Тәгаләгә таба юлда» тантаналы чарасы узды. Мәскәү татарлары автономиясе сайты шул турыда яза.
Татар мәдәни үзәгендә кунакларга фойеда тарихчы, этнограф Ренат Абяновның «Агач архитектура: Россиянең мөселман гыйбадәтханәләре» фотокүргәзмәсе һәм рәссам Евгений Хайловның «Сопричастность» күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Чараны Мәскәү татарлары автономиясе җитәкчесе Фәрит Фәрисов ачып җибәрде. Тантаналы кичә кунаклары татарларның башка халыклар һәм дин вәкилләре белән тату яшәвен аерым билгеләп үтте.
Кичәнең төп темасы бердәмлек идеясе булды. Спикерлар халыкка үз үзенчәлекләрен саклап калу өчен, иң беренче чиратта, иманлы булырга кирәген билгеләп үтте. Икенчесе – рух, өченчесе – тарих, дүртенчесе – мәдәният һәм бишенчесе – тел. Бу факторларның берләшүе халыкны яңадан торгыза ала.
Кичә кунаклары чараны оештыруның югары дәрәҗәсен, бай һәм кызыклы программаны билгеләп үтте һәм мондый очрашулар киләчәктә дә дәвам итәр дип өмет белдерде, диелә хәбәрдә.