Владивостокта тимер юл станциясендә Рудольф Нуриевка истәлек тактасы ачылды
Ерак Көнчыгыш тимер юлының Владивосток бүлекчәсе – Раздольное бистәсендәге Тимер юл станциясе бинасында тантаналы рәвештә Рудольф Нуриевка истәлек тактасы ачылды. XX гасырның легендар биючесе һәм балетмейстеры 1938 елның 17 мартында поездда туган. Поезд Рудольфның әтисе хезмәт иткән Приморьега юл тоткан булган. Истәлек тактасы ачу дөнья балеты йолдызының 85 еллыгына багышланды. «Башинформ» шул турыда яза.
Барельефны Петербург скульпторы, Нуриевның иң яхшы скульптурасы конкурсында җиңгән (1995, Торонто) Юрий Фирсов ясаган. Анда биюче «Корсар» балеты костюмында сурәтләнгән. Истәлек тактасы биш телдә: рус, француз, кытай, инглиз һәм татар телләрендә язылган.
Проектны гамәлгә ашыруда Россиянең халык артисты, Рус балеты академиясе ректоры Николай Цискаридзе ярдәм итте, дип хәбәр итә «Новости Владивостока».
Истәлек тактасы ачылышына артистның Ленинградтагы яшьлек дуслары, Нуриевның Европа фонды директоры Любовь Мясникова, Леонид Романков, барельеф авторы Юрий Фирсов килде. Башкорт театрын театр музее мөдире Рамилә Латыйпова тәкъдим итте.
Станция холлында күчмә күргәзмә урнаштырылды, диелә хәбәрдә.