Биектау районында өч урамга хәрби операциядә һәлак булган якташларының исеме бирелә
Биектау авыл җирлегендәге өч урамга якташлары – махсус операция геройлары исеме биреләчәк. «Татар-информ»га авыл җирлеге администрациясендә шул турыда хәбәр иттеләр.
Руслан Июдин урамын район картасында табарга була, ул «Туган як» бакча ширкәтендә, Биектау авылыннан көнчыгыштарак урнашкан. Территория әлегә төзелмәгән, әмма ызаны бар. Участокларның чикләре фонарь баганалары белән билгеләнгән.
Данил Саитов һәм Айрат Мөхетдинов исемнәрен йөртәчәк ике яңа урам Остачы (Эстачи) яки Инеш бистәләрендә барлыкка киләчәк – Биектау районы башлыгы Азат Хәбибуллин шундый карар кабул итте.
Руслан Июдин Биектауның 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә укыган, Казан танк училищесына укырга кергән. Офицер дәрәҗәсен алгач, ул махсус хәрби операция башланганнан соң ук хәрби контракт төзи. Күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Июдин Батырлык орденына вафатыннан соң тәкъдим ителгән.
Айрат Мөхетдинов һәм Данил Саитов икесе дә Биектауның 2нче мәктәбен тәмамлаган, РФ Кораллы Көчләре сафларында контракт белән хезмәт иткәннәр. Аларның гаиләләре Биектау районында яши.