«Домашний» каналы тамашачыларын яңа тапшырулар белән сөендерәчәк
![«Домашний» каналы тамашачыларын яңа тапшырулар белән сөендерәчәк](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/4/10/802079eabac8bc0c13c9328d8f99c868.jpg)
Апрель башында Казанда Dомашний телеканалының генераль директоры Марина Хрипунова булып китте. Бу сәфәрнең максатлары, хатын-кызларның ни өчен шулай сериаллар яратуы һәм төрек сериалларының популяр булуы турында – безнең интервьюда.
Марина, сәфәрегезнең максаты турында сөйләгез әле.
Без Казанга Россия төбәкләре буенча турне кысаларында килдек, потенциаль реклама бирүчеләргә безнең каналның мөмкинлекләрен күрсәттек. Хәзерге катлаулы вакытта «нейтраль» телеканалда реклама урнаштыруның өстенлекләре турында сөйләдек. Шулай ук без Идел буе федераль округын яңа кинохаб буларак та үзләштерәбез – соңгы 6 елда без контент җитештерү темпларын 40 тапкырга арттырдык һәм яңа локацияләр, җирле театр актерларын карарга уйладык.
Үзегез төшергән программалар һәм сериаллар эфир вакытының никадәр өлешен алып тора? Һәм үз производствосына күчү – каналның максатымы?
Dомашний күп еллар «Россия» һәм «Беренче» кебек зур каналларда күрсәтелгәнне кабатлап күрсәтә торган ретранслятор канал булды, әмма әкренләп сатып алынган контенттан баш тарта башладык. Соңгы 5 елда каналның үз производствосы 40 тапкырга артты – бу көндезге эфирда күрсәтелә торган программалар һәм кичке вакыт өчен 4 серияле мелодрамалар. Хәзер эфирның 80 процентын үзебез җитештергән проектлар алып тора. 2016 елда үзебез төшергән 4 кенә сериал бар иде, ә 2023 елда инде 110 булачак, бу 6 айлык премьера дигән сүз. Яз дәвамында – февраль, март, апрельдә һәм көз буена – сентябрь, октябрь, ноябрьдә – һәр көнне кичке вакытта үзебез төшергән 4 серияле проектлар күрсәтелә. Без аларны «Сказочные мелодрамы» дип берләштердек.
Үзебез җитештергәч, без яшьрәк героинялар белән яңа тарихлар, катлаулы сюжетлар белән «кайнар мелодрамалар» төшерә алабыз. Һәм соңгы еллардагы вакыйгалар күрсәткәнчә, бу – менә дигән стратегия. Каналның рейтинглары үсте, һәм 5 ел эчендә без хатын-кызлар аудиториясе буенча барлык каналлар арасында тугызынчы урыннан дүртенче урынга «сикердек».
Сезнең канал безнең илдә беренчеләрдән булып төрек сериаллары күрсәтә башлады. Моның спецификасы турында сөйләгез әле, нишләп ул шулкадәр популяр?
Dомашний 2012 елдан бирле төрек сериаллары күрсәтә һәм шушы вакыт эчендә без мондый проектлар карарга яраткан аудиторияне җәлеп итә һәм үстерә алдык. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 19:00 – 23:00 сәгатьләрдә каналга төрек сериалларын яратучылар килә. Тарихи «Великолепный век», «Кесем» һәм «Курта Сеита и Александры» сериалларыннан тыш, без заманча сюжетлы төрек сериалларын да сынап карадык, заманча чынбарлыктагы рус-төрек мәхәббәте турында үзебезнең сериалны чыгардык. Әле тагын «Восточные жены» дигән документаль цикл да булды, бу рус хатын-кызларының һәм көнчыгыш ир-атларының мәхәббәт тарихлары, моның чынлыкта ничек булганы һәм мондый мөнәсәбәтләрнең нәрсәгә китерергә сәләтле икәне турында иде. Бу теманы башыннан алып, ахырына кадәр эшләдек. Без хәтта каналыбызны шаяртып, «төп төрек каналы» дип тә әйтәбез, алга таба да төрек сериаллары линейкасын үстерү буенча планнарыбыз бар.
Чынлап та, Төркиядә контент булдыру буенча шәп фабрика. Бу чын мәгънәсендә хисләр турында тарихлар: чибәр, кайнар канлы ир-атлар, тәвәккәл кызлар, кадрдагы искиткеч химия һәм электр, шуңа күрә дә алар дистәләгән илләрдә шундый уңышлы күрсәтелә. Аларда, әлбәттә, социаль мәгънә дә бар, әмма алар Россия проектларыннан аермалы буларак, игътибар үзәгендә түгел. Мөгаен, бу безнең рациональ, прагматик тормышта җитми торган нәрсәдер.
«Сказочные мелодрамы» дип кызыктырып куйдыгыз, ә төрек сериаллары премьералары булачакмы соң?
Әйе, әлбәттә! Инде апрель уртасында ук яңа тарих чыгачак, без аны «Истерзанная» дип атадык. Бу сериал Төркиядә бик югары рейтингларга иреште һәм бүгенге көндә иң күп сатыла торган төрек проекты булып санала. Тамашачыларны тормышчан сценарий һәм фильмда күтәрелгән тирән социаль проблема җәлеп итә. Бу өйдә көч куллану проблемасы, чөнки бик күп илләрдәге хатын-кызлар өчен бу «авырткан» тема. Йорт диварлары артында нәрсәләр майтарылуын, ирләренең хатыннарына нинди мөнәсәбәттә булуын һәм бу хатын-кызларга ирләренең җәзасыз калуына күпме түзәргә туры килгәнен беркем дә белми.
- Реклама. АО Новый Канал