«Шәп блогер» медиамәктәбе блогерлары Татарстан районнары һәм шәһәрләренә турга чыкты
«Шәп блогер» медиамәктәбе проектының беренче презентациясе Мамадыш шәһәренең «Квантум» дип аталган балалар иҗаты үзәгендә узды. Ул шәһәрләр һәм районнар буенча зур турның башлангыч ноктасы булды.
Мамадыш районында узган очрашуда югары сыйныф укучылары катнашты. Шулай ук районның барлык мәктәпләре өчен турыдан-туры трансляция оештырылды. «Шәп блогер» проекты кураторлары – Татарстанның танылган блогерлары Илнар Идрисов, Александр Ситников, Олеся Дмитриева һәм Лиана Федорова блогерлык буенча мастер-класс үткәрде.
Фотобокс яшьләрне җәлеп итү үзәгенә әверелде. Алар блогерлар белән бергәләп видео төшерде, идеяләр уйлап чыгарды, конкурста катнашты. Бәйге җиңүчеләренә махсус бүләкләр – «Шәп блогер» проекты тамгасы төшерелгән әйберләр тапшырылды.
Татарстан Республикасы районнары һәм шәһәрләре буйлап тур «Шәп блогер» медиамәктәбенең тәкъдим итү кампаниясе кысаларында үткәрелә. Теләге булган һәркем әлеге проектта катнаша ала. Моның өчен проектның төркеменә (https://vk.com/shep_tatmedia) кушылырга һәм гариза калдырырга кирәк.
«Шәп блогер» медиамәктәбе – масштаблы проект, ул Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлана. Ул яшүсмерләр һәм яшьләрнең «Ялкын» журналы базасында «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте һәм Татарстан Республикасы Рәисе карамагындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырыла.
Проект үз мәдәниятен һәм телен алга сөрү белән кызыксынган, шулай ук медиа өлкәсен һәм блогингны өйрәнергә теләгән актив һәм иҗади яшьләргә юнәлдерелгән. Мәктәпнең төп тематикасы – этника, ул Татарстан Республикасының иң күп санлы халыклары: татарлар, руслар, чуашлар, марилар һәм удмуртлар мисалында чагыла.