Тукай клубында «Әдәби карта» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
Татарстан Язучылар берлеге һәм «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары оештырган «Әдәби карта» конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасы Татарстан Язучылар берлеге бинасында узды.
Җиңүчеләрне жюри әгъзалары — Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат, «Идел» журналының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова, шулай ук Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех, Бөтендөнья татар конгрессының Россия регионнарындагы татар массакүләм чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Булат Ибраһим котлады.
Бүләкләү тантанасы түгәрәк өстәл эшенә ялганды. Түгәрәк өстәл «Заман мәктәбе һәм китап» темасына багышланган иде.