Азнакайда бокс буенча республика турниры уздырыла
22-23 апрельдә Азнакайда бокс буенча республика турниры була. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.
Ул Азнакайның «Чатыр-Тау Арена» спорт комплесында Мурманск өлкәсендә Баренц диңгезендә хезмәт иткәндә корабльдә янгын чыгып, хәрби корабльне, иптәшләре тормышын саклап калу өчен аңлы рәвештә үлемгә барып, тиңдәшсез батырлык күрсәткән Альберт Шәйхетдинов истәлегенә багышлана.