Татарстандагы ике бистәдә үлән һәм камыш яна, йортларга ут капкан
Татарстанның Мамадыш районындагы ике бистәдә камыш һәм коры үлән яна, йортларга да ут капкан.
Иске Кама аръягында һәм Яңа Кама аръягында коры үлән януы турындагы хәбәр бүген унберенче яртыда ашыгыч хезмәтләрне чакыру буенча бердәм 112 номерына килгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Янгынны сүндерергә Түбән Кама янгын сүндерүчеләре киткән. Урынга бару юлы уңыйсыз булу һәм көчле җил янгынны сүндерүне катлауландыра.
Көндезге беренче яртыда янгынга 4нче категория бирелде. Гадәттән тыш хәл урынына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Константин Чанышев чыкты.
Янгын сүндерүчеләр авыл халкына сирена һәм кисәтү системасы ярдәмендә хәвеф турында хәбәр иткән. Кешеләрне куркынычсыз урынга күчергәннәр.
Ут өйләргә капкан. Яңа Кама аръягында торак йорт, ике мунча, сарай һәм «Ока» җиңел автомобиле янган. Иске Кама аръягындагы йортларны янгын сүндерүчеләр саклап кала алган.
Янгынны сүндерүгә 45 кеше һәм 19 берәмлек техника җәлеп ителгән. Коткаручылар ут белән көрәшүне дәвам итәләр.