Казанда кызамык йоктырган дип шикләнелгән студентны инфекцион хастаханәгә салганнар
Казанда студентлар сырхауханәсенә килгән 22 яшьлек кызда кызамык чире булырга мөмкин дип шикләнгәннәр һәм аны йогышлы авырулар хастаханәсенә салганнар.
Сырхауханә ябылуы турында мәгълүмат социаль челтәрләрдә чыкты. Казанның Сәламәтлек саклау идарәсендә «Татар-информ»га аңлатуларынча, ул тулысынча ябылмаган. Бинаның йогышлы авырулы дип шикләнгән студент кыз йөргән өлешендә генә керү-чыгу юллары ябылган.
Регистратура һәм кабинет тирәсендә кыз янында булган кешеләрне медицина учреждениесеннән чыгармаганнар.
«Элемтәгә керүчеләр - кыз янында булган кешеләрнең рививка ясату тарихын анализладылар. Ике прививка ясаткан яки бу чир белән авырган кешеләрне җибәрделәр. Бер генә прививка ясалган кешеләргә икенчесен ясадылар», - дип сөйләделәр Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсендә.
Пациент белән элемтәдә булганнарны табиблар өч атна күзәтәчәк.