Марат Хөснуллин яңа чикләүләр турында: Хәзер миңа каршы барлык санкцияләр кертелде
Бу атнада АКШ Россия вице-премьеры Марат Хөснуллинга каршы санкцияләр кертте. Узган атна нәтиҗәләре турында видеохисап вакытында ул бу хакта беренче тапкыр үз фикерен белдерде. Ул әлеге санкцияләрнең үз тормышында берничек тә чагылыш тапмаячагын әйтте.
«Бу атнада америкалылар миңа каршы санкцияләр кертте. Хәзер миндә барлык санкцияләр дә бар бугай, - дип искәртте Хөснуллин елмаеп. – Әмма моңа бер дә борчылмыйм, чөнки илдә яшәргә һәм эшләргә ниятлим. Бу минем тормышыма һәм эшемә берничек тә йогынты ясамаячак».
Искәртеп узабыз, яңа санкцияләр (алар Хөснуллинга да кагыла) кертелүе турында 12 апрельдә билгеле булды. Моннан тыш, бу атнада Канада санкцияләр кертте – алар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинәгә кагыла.