Свердловск татарлары Бөек Ватан сугышы ветеранын 100 яшьлеге белән котлады
Свердловск өлкәсендә Бөек Ватан сугышында ветераны Нәфыйк Ислам улы Моратов 12 апрельдә 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рядовой Моратов Япония белән сугышта катнаша. Ул 2 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм «Японияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә.
Ветеранга Татарстан Республикасының Урал төбәге буенча Даими вәкиле исеменнән котлауны тантаналы рәвештә вәкил урынбасары Фәвия Сафиуллина тапшырды. Юилярны өлкәнең Буланаш бистәсе, Территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчелеге, социаль сәясәт идарәсе вәкилләре, шулай ук Эчке эшләр министрлыгының Ветераннар советы рәисе Елена Макарочкина, Дума депутаты һәм 8нче мәктәп укытучысы Марина Мякушкина, «Рамазан» җирле мөселман оешмасы идарәсе рәисе Таһир Төхбәтуллин котлады.
Юбилярга бүләк итеп Арслан Төхбәтуллин җыр башкарды, кечкенә концерт азагында юбилей торты бүләк иттеләр, диелә хәбәрдә.