Ульян татарлары «Солтан» мәчетендә уздырган ифтарда губернатор урынбасары да катнашкан
![Ульян татарлары «Солтан» мәчетендә уздырган ифтарда губернатор урынбасары да катнашкан](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/4/13/78e26590b9f9d03ab116a746b7a791dc.jpg)
Ульян шәһәренең «Солтан» мәчетендә 11 апрель көнне уразадан соң ифтар мәҗлесенә җыелдылар, дип хәбәр итә өлкәнең «Өмет» (»Надежда») газетасының ВК сайтындагы битендә шәһәр Думасы депутаты Рамил Абитов.
Ифтар ашында 200гә якын кеше катнашкан, шуларның күбесе — махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларның якыннары. Аларны Татар автономиясенең Тимерьюл районы советы җитәкчесе, шәһәр Думасы депутаты Рамил Абитов тәкъдиме белән чакыралар. Ифтарда яңгыраган догалар да сугыштагы якташларның исәнлеге, илләрдә иминлек урнашуны сорап кылынды, дип яза «Өмет» газетасы.
Мәҗлестә өлкә губернаторы урынбасары Александр Коробко, мөфти Илдар хәзрәт Сафиуллин, шәһәрнең Тимерьюл районы башлыгы урынбасары Алексей Онищенко катнашкан.