Менделеевскида Эдуард Хәйруллинны бер минутлык тынлык белән искә алдылар
Менделеевскида эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе «Татмедиа» Республика агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллинны искә алып, бер минутлык тынлык белән башланды. Танылган Татарстан журналисты Казанда 54 яшендә вафат булды.
Район башлыгы Радмир Беляев муниципалитет хакимияте Эдуард Хәйруллин белән бергә Туган якны өйрәнү музеен үстерү концепциясе өстендә эшләгәнлеген әйтте. «Гаҗәеп, күпкырлы, көчле кеше иде. Республикабыз өчен зур югалту», — диде Беляев.
Эдуард Хәйруллинның үлеме турында 14 апрельдә билгеле булды. Дүрт ел дәвамында ул республика Президентының матбугат хезмәтен җитәкли, аннары 2019 елның 30 декабрендә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнә.