Казан проекты «Акыллы шәһәр» I милли премиясенең алтын дипломын алды
Казан проектлары Красноярскида узган «Акыллы шәһәр» I милли премиясе нәтиҗәләре буенча илдә иң яхшыларның берсе дип танылды. 200 дән артык проектны Россиянең 51 төбәге тәкъдим итте. Казанның бер номинациядә җиңүе турында Башкарма комитетның эшлекле дүшәмбесендә шәһәр мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
«Бу корал бездә 2020 елда барлыкка килде, шуннан бирле уңышлы эшли. Система безгә кәгазь әйләнешеннән баш тартырга мөмкинлек бирде, хезмәт күрсәтү срокларын өч тапкыр кыскартты һәм, иң мөһиме, Башкарма комитетның төрле структуралары карарлар кабул иткәндә кулланыла торган шәһәрнең топографик архивы мәгълүматларын цифрлаштырды», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Моннан тыш, өченче урын балалар бакчалары һәм мәктәпләр куркынычсызлыгын тәэмин итүче виртуаль мониторинг үзәге проектына бирелгән. Аны Казанның телекоммуникация технологияләре департаменты эшләгән. Программага 180 шәһәр объектының һәр датчигы һәм җайланмасы кертелгән: барлыгы 1,1 меңнән артык видеокүзәтү камерасы һәм 16 мең сак һәм янгын сигнализациясе датчигы.
«Акыллы шәһәр» шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыру ведомство проекты «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты һәм «Цифрлы икътисад» милли программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Узган ел «Акыллы шәһәр» проектының яңартылган стандарты расланды. Яңартылган стандартка 18 тематик блок кертелгән, шул исәптән мәдәният, мәгариф һәм сәламәтлек саклау инновацияләре белән бәйле блоклар.