Полиция Казанда күпкатлы йорт подъездында кызга суккан ир-атны тикшерә
Бүген көндез социаль челтәрләрдә Казанның Рихард Зорге урамындагы йортларның берсендә күзәтү камерасы төшергән видеоязма таралды.
Видеода күренгәнчә, укучы кыз подъездда лифт көтеп тора. Берникадәр вакыттан аның янына ир-ат белән хатын-кыз килә. Ир-ат кызга нәрсәдер әйтә, аннары аның күкрәгенә йодрыгы белән суга. Шул ук вакытта социаль челтәрләрдә хокук саклаучылар бу йортта яшәүче агрессив иргә йогынты ясый алмый, дип тә хәбәр ителә.
«Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгы Казан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, «Сафиуллин» полиция бүлеге бу факт буенча тикшерү үткәрә.
«Бу хәл полициядә кичә үк теркәлгән. Хәзерге вакытта аның 60 яшьлек ир булуы һәм бу йортта яшәве ачыкланган. Ир-ат исерек булган, ә кызга подъездга керә торган ишекне тотып тормаган өчен суккан», - диделәр полициянең матбугат хезмәтендә.
Хәзер ир-атның ни дәрәҗәдә гаепле булуын ачыклыйлар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.