Татарстан парламенты республика Рәисенең вәкаләтләрен киңәйтте
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары республика Рәисенең вәкаләтләрен киңәйтә торган закон проектын хуплады. «ТР дәүләт хакимияте башкарма органнары турында»гы законга үзгәрешләр керткән документ парламентның 43нче утырышында кабул ителде.
«Федераль закон һәм Татарстан Конституциясе башкарма хакимият органнары системасы һәм структурасы мәсьәләләрен көйләү ысулларынна төзәтмәләр кертте», – диде Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин закон проектын тәкъдим итеп.
Мәсәлән, элек башкарма хакимият органнары системасын ТР Дәүләт Советы билгеләгән булса, ә Татарстан Президенты башкарма органнар структурасын билгеләсә, хәзер системаны һәм структураны раслау республика Рәисе карамагына кертелгән.
Закон проекты белән шулай ук дәүләт хакимияте башкарма органнарын оештыру һәм эшчәнлекнең хокукый нигезләре билгеләнә, ТР Рәисе һәм ТР Министрлар Кабинеты вәкаләтләре билгеләнә.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының составы һәм структурасы, вәкаләтләре срогы, эш тәртибе, шулай ук Премьер-министр, аның урынбасарлары һәм хөкүмәтнең башка әгъзалары компетенциясе регламентлана. Министрлар Кабинеты һәм Хөкүмәт президиумы утырышларын үткәрү мәсьәләләре көйләнә.