Әфганстанның татар интернатлары укытучысы Катарда иң яхшы Коръән укучы булып танылды
Әфганстанда ятим һәм катлаулы тормыш вазгыятендә калган балалар өчен татар интернаты укытучысы Кари Мөхәммәд Хәсән Хәсәнзада Катарда Коръән укучыларның халыкара конкурсында җиңүче булды. Бу хакта «Татар-информ» журналистына Мөселманнарының хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин хәбәр итте. Ул Әфганстан провинцияләрендә мондый интернатлар оештырырга ярдәм итте.
«Әфганстанда Коръәнне өйрәнү мәҗбүри мәктәп программасына керүен билгеләп үтәсем килә. Бәйгедә 36 илдән йөздән артык кеше катнашты. Кәрим Мөхәммәд Хәсән Хәсәнзадә 1 урынны алды. Аңа алтыннан эшләнгән Коръән астына куя торган җайланма бүләк иттеләр. 2 урынны Гыйрак, 3 урынны Мисыр кешесе яулады. Телевизион бәйгенең башлангыч этабында 1500дән артык кеше катнашты, шуларның йөзе финалга чыкты», - дип сөйләде Рөстәм Хәбибуллин.
Беренче этапта һәр катнашучы биш минут эчендә Коръәннең өч бүлеген укырга тиеш, аларның бер өлеше тәртил, ә икесе тәҗвид һәм мәкам белән укылырга тиеш. Видеофайлларны конкурсның оештыру комитетына җибәрергә кирәк иде. Конкурсның финал этабы, алдагылары кебек үк, Катар телевидениесендә трансляцияләнде.