Мәскәүнең «Интеллектуал» татар клубы үзенең 30 еллыгын билгеләп үтте
Мәскәүдә «Интеллектуал» татар клубы үзенең зур юбилеен билгеләп үтте. Әлеге клуб 1992 елда оештырылган, ә 1993 елда рәсми теркәлгән. Ул татар интеллигенциясе вәкилләрен берләштерә. Клуб белән 30 ел дәвамында язучы һәм журналист Нәзифә Кәримова җитәкчелек итә. Бу хакта «Мәскәү татарлары мохтәрияте» төбәк иҗтимагый оешмасы хәбәр итә.
Татар мәдәни үзәге тарихи бинасының Зур залында юбилярларны Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы иҗтимагый элемтә секторы мөдире Наил Акмаев, Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абянов, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Татар гаиләсе» фонды директоры Миләүшә Гайфуллина, Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәп директоры, Татарстанның атказанган артисткасы, җырчы Роза Шакирова (иҗади тәхәллүсе Роза Хәбибуллина) һәм башкалар котлады.
Чарада клубның илледән артык әгъзасы - мәдәният һәм фән эшлеклеләре катнашты.