ГИТИС ректоры Татарстан белән режиссерларны максатчан әзерләүне уңай мисал итеп күрсәтте
ГИТИС ректоры Григорий Заславский уку йортының ачык ишекләр көнендә Татарстан Мәдәният министрлыгы белән хезмәттәшлекне максатчан укытуның уңай мисалы итеп китерде.
«Безгә максатчан юллама белән килүчеләргә сак карыйбыз, чөнки төрлесе була. Ә менә Татарстан Мәдәният министрлыгы белән безнең аңлаешлы мөнәсәбәтләр. Анда безнең уку йортының режиссерлык факультетын тәмамлаган Туфан Имаметдинов эшли. Ул беренчел сайлап алуларны үткәрә», – дип сөйләде ул укырга керергә теләүчеләр белән онлайн очрашуда.
«Сайлап алынганнар иҗади сынауларны узып укырга кергәч кенә без алар белән максатчан укыту турында килешү төзибез. Әлбәттә, егетләр алга таба Татарстанда эшләргә теләк белдергән очракта», – диде ректор.
Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов үткән ел беренче мәртәбә беренчел сайлаулар үткәрде. Хәзерге вакытта ГИТИСта читтән торып укучы студентларның икесе - Камил Гатауллин белән Илнур Гарифуллин Тинчурин театрында эшли.
Быел да Туфан Имаметдинов ГИТИС өчен яңа студентлар әзерли. Хәзерге вакытта Тинчурин театрында ул режиссер булырга теләгән яшьләр белән дәресләр үткәрә.
«Башта егермеләп кеше үзен сынап карарга килгән иде. Хәзер 8-10 кеше калды. Аларны әзерлим. Күбесе читтән торып укырга тели», – диде Туфан Имаметдинов.