Самарада «Ялкынлы яшьлек» ансамбле бию төркеменә яшьләрне чакыралар
Самара шәһәрендә «Ялкынлы яшьлек» ансамбле заманча татар һәм халык биюләре төркеменә егетләр һәм кызларны җыя, дип хәбәр ителә «Самара татарлары» сайтында.
Дәресләр атнага ике тапкыр «Чайка» мәдәният йортында (Управленческий бистәсендә) уза. Кече төркемгә 10 яшьтән 14 яшькә кадәр, ә өлкәннәр төркеменә 15 яшьтән 25 яшькә кадәр булган егет-кызлар кабул ителә.
Киләчәктә «Ялкынлы яшьлек» ансамбленең төрле шәһәрләрдә, төрле чараларда чыгыш ясавы, конкурсларда катнашуы каралган. Дәресләр бушлай үткәрелә. Тулырак мәгълүмат алу яки сынау дәресенә язылу өчен: 8-927-203-94-95 номерына шалтыратырга була, диелгән хәбәрдә.