Бүген Дубайда Сабан туе була
Бүген, 29 апрель, Дубайда тәүге тапкыр татарларның милли бәйрәме «Сабантуй» узачак. Программага төрле милли татар уеннары, татар артистлары чыгышы белән концертлар, татар җырлары һәм биюләре кертелгән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Милли бәйрәмебезнең иң зур тамашасы, бар халыкның игътибарын үзенә туплый торган төп вакыйгасы – татарча көрәш тә үтәчәк. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Данис та бәйрәмдә катнаша, диелә хәбәрдә.