Киез итек җитештерүчеләр салым түләүне кичектерә ала торган тармаклар исемлегенә кертелде
Россия Хөкүмәте салымны кичектерү хокукына ия булган сезонлы тармаклар исемлеген киңәйтте. Хөкүмәт карары нигезендә, киездән ясалган аяк киеме җитештерүчеләр салымнар һәм иминият кертемнәренең барлык төрләре буенча бер елдан да артык булмаган вакытка кичектерә яки бу түләүләрне өч елга бүлеп түли алачак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Бу киез аяк киеме җитештерүне салым ташламаларыннан файдаланучы сезонлы тармаклар һәм эшчәнлек төрләре исемлегенә кертү аркасында мөмкин булды.
Мондый аяк киеме җитештерүчеләр эше сарык йоннары белән сезонлы тәэмин ителешкә бәйле. Сарыкларны кырку майда башлана, шулай итеп, продукцияне июльдән декабрьгә кадәр җитештерү мөмкин. Шул ук вакытта аларның продукциясенә массакүләм ихтыяҗ вакыты сентябрь – декабрь айларына туры килә.
Салым түләүне кичектерү мөмкинлеге җитештерүчеләргә кредит күләмен киметергә һәм ул акчаларны чимал сатып алуга, җиһазларны яңартуга яки үз хезмәткәрләренә өстәмә түләүләргә юнәлтергә мөмкинлек бирәчәк.
Салым ташламаларыннан файдалана торган сезонлы тармаклар һәм эшчәнлек төрләре исемлегендә барлыгы 40ка якын юнәлеш бар. Алар арасында терлекчелек, сөт продукциясе җитештерү, балык эшкәртү һәм консервлау, натураль тиредән эшләнмәләр җитештерү, аучылык кәсебе, елга һәм диңгез транспорты белән пассажирлар һәм йөкләр ташу күрсәтелгән, диелә хәбәрдә.