Самарада уза торган «Мирас» татар мәдәнияте фестивалендә ярты меңнән артык кеше катнаша
28-29 апрельдә Самарада IV халыкара фестиваль – татар мәдәниятенең «Мирас» (Наследие) бәйгесе узды, бүген аның Гала-концерты уза, дип хәбәр итә Самара татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте.
Катнашучылар вокал, нәфис сүз, бию, инструменталь башкару, декоратив сәнгать номинацияләре буенча көч сынаша.
Конкурста Самара, Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Пенза, Оренбург, Ульяновск, Краснодардан һәм Швеция, Чехия, Канада, АКШ, Казахстан, Үзбәкстаннан 500 катнашучы көч сынаша.
Жюри рәисе Винера Ганиева.