Чаллыга «Җиңү» паровозы килде
![Чаллыга «Җиңү» паровозы килде](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/5/1/55cb1cde3fd7a642f415ffb2468b7345.jpg)
Чаллыга «Җиңү» паровозы килде. Аның ваноннарында Бөек Ватан сугышы чоры техникасы урнаштырылган. Хәтта үлемсез полк та бар.
«Шәһри Чаллы» хәбәр иткәнчә, әлеге паровоз төрле шәһәрләр буйлап йөри. Аның максаты - үсеп килүче буынга тарихны күрсәтү, патриотик хисләр уяту. Паровозның киләсе тукталышы - Ульяновск шәһәре.