Татарстанда 19 меңнән артык ветеран торак шартларын яхшырткан
Татарстанда 16 ел эчендә 19 137 Бөек Ватан сугышы ветераны торак шартларын яхшыртуга субсидияләр белән тәэмин ителгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
«Татарстанда 2008 елдан 2023 елга кадәр федераль бюджеттан Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итүгә 20 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу 19 меңнән артык ветеранга торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирде», – дип сөйләде спикер.
Моннан тыш, 2014 - 2022 елларда ветераннар яши торган 1667 торак бинада ремонт үткәрелгән. «Булган торакны капиталь ремонтлау программасы муниципаль районнар дәрәҗәсендә бик актив тормышка ашырыла. Мондый ихтыяҗ булса, муниципалитетның җирле хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә кирәк», – диде Зарипова.
Аның әйтүенчә, быел биш ветеран фатирын ремонтлау планлаштырылган. «Алар ремонтның үзләре өйдә булмаганда, җәйге чорда, туганнары янына киткәндә башкарылуын телиләр», – дип төгәлләде министр.
Өйдә социаль хезмәтләрне 1 766 ветеран ала, бу социаль хезмәткәрләр хезмәт күрсәтүче кешеләрнең 12 процентын тәшкил итә, дип өстәде спикер.
Шул исәптән сугышта катнашкан 29 кеше һәм инвалид «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында озак вакытлы карау белән тәэмин ителгән. Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларда, шулай ук психик тайпылышлары булган гражданнар өчен интернат-йортларда 50 тыл хезмәтчәне яши.
«Быел Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннарына азык-төлек пакетлары җибәреләчәк. Муниципалитетларда хәзер аларны тарату бара», - диде Зарипова.
Татарстанда хәзерге вакытта 14 277 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Соңгы биш елда аларның саны өч тапкырдан артыкка кимегән.