Рөстәм Миңнеханов фронт хатлары өзекләреннән торган котлау видеосы урнаштырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын тагын бер тапкыр Җиңү көне белән котлады. Бөек Ватан сугышы ветераннарына ул рәхмәт сүзләре белән аерым мөрәҗәгать итте.
Телеграмдагы каналында Миңнеханов фронт хатлары өзекләреннән торган рус һәм татар телләрендә төшерелгән видеоролик урнаштырды. «Җиңү көне белән! Безнең Туган илебездә Бөек Ватан сугышы үз эзен калдырмаган гаилә юк. Аның турында хәтер мәңгегә безнең белән. Хөрмәтле ветераннарыбызга батырлыклары өчен рәхмәт. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле ветераннар! – дип язган Татарстан Рәисе видео астына.
Исегезгә төшерәбез, бүген ул Татарстан халкына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Рәисе быел яңа форматта уза торган «Үлемсез полк» акциясендә катнашты – ул Бөек Ватан сугышы вакытында Көнбатыш фронтның 50 нче укчы дивизиясенең 359 нчы укчы полкында хезмәт иткән туганы (әтисенең абыйсы) Галимҗан Миңнехановның фотосын урнаштырды. Шулай ук ул аның фотосын Җиңү паркына чәчәкләр салу тантанасына килгән ретроавтомобиленең пыяласына да беркеткән иде.