Җырчы Салават Фәтхетдиновның оныгы туган
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның оныгы туган – малайга Дамир дип исем кушканнар. Җырчының улы, 19 яшьлек Рөстәм Фәтхетдинов социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә шул хакта хәбәр иткән.
Хатынына рәхмәт сүзләре белдергән язманың астына ул фото да куйган, анда сабыйның битен смайлик белән каплаганнар. «Фәтхетдинов Дамир Рөстәм улы. Рәхмәт, җаным», - дип язган ул.
Рөстәмнең хатыны малайның авырлыгы һәм буе (55 сантиметр, 3820 грамм) күрсәтелгән биркалы фото урнаштырган.
Искәртеп узабыз, популяр җырчының улы узган елның августында Казан медицина университеты студенты Рузиягә өйләнгән иде.