Башкортстанның чигелгән картасында Салават Юлаев сурәтләнгән
Башкортстанда «Башкортстанның чигелгән картасы» республика проекты дәвам итә. Салават районының чигелгән картасында башкортларның милли герое Салават Юлаев сурәтләнгән. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Композиция уртасында муниципалитет гербы фрагменты һәм Салават Юлаев чигелгән.
«Безнең район картасы тамбур белән чигелгән. Миңа бу чигү техникасы бик ошый. Таштирмәдә таш юрт декоратив кабырчыклардан ясалган», - дип сөйләде Салават районы Комсомол авылында яшәүче Гөлдар Шарафетдинова.
Искәртик, «Башкортстанның чигелгән картасы» республика проекты Башкортстан Республикасы башлыгы грантына гамәлгә ашырыла. Ул 26-28 майда Уфада «Китап бәйрәме» дигән халыкара ярминкәдә тәкъдим ителәчәк.