Түбән Каманың сәнәгать зонасында ике йөк машинасы бәрелешкән
Түбән Каманың сәнәгать зонасында ике йөк машинасы бәрелешкән, дип сөйләде «Татар-информ»га шаһитлар.
«ТАНЕКО» борылышында «КАМАЗ» белән FAW йөк машинасы бәрелешкән. Бәрелешүдән FAW машинасы ауган, ә «КамАЗ» шоферы кабинада кысылган. Ир-атны хастаханәгә озатканнар.