“Яңарыш” газетасы “Баланың баласы балдан татлы” дип аталган фотобәйге игълан итә
26 май – Әбиләр көне. Шул уңайдан «Яңарыш» газетасы «Баланың баласы балдан татлы» дип аталган фотобәйге игълан итә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
23 майга кадәр әбиләрнең оныклар белән төшкән фотоларын вконтакте социаль челтәрендә урнаштырылган пост астында комментарийларда көтеп калалар. Фотоларны шулай ук исем-фамилия, тору урынын күрсәтеп, 8-965-84-00-900 телефонына ватсап, вайбер аша да җибәрергә була.
Җиңүчене истәлекле бүләк көтә. Ә фото газетының 1нче битендә урын алачак, диелә хәбәрдә