Ульяновск шәһәренең Идел аръягы районы татарларына багышланган буклет чыкты
Ульяновск шәһәренең Идел аръягы районы татарлары тормышына багышланган «Халыкка хезмәттә» дип исемләнгән буклет дөнья күрде. Бу турыда «Өмет» газетасы телеграм-каналында хәбәр итте.
«Зәвыклы, бик тә эчтәлекле әлеге буклет «Өмет» газетасы редакциясендә әзерләнде. Буклетта Идел аръягы татар автономиясе, 1 нче мәхәллә, Татар музей йорты, җирле «Ак калфак» оешмасы эшчәнлеге яктыртылган», диелә хәбәрдә.
Идел аръягы татарлары лидеры Рафаэль Назмутдинов сүзләренчә, буклетны 16 май көнне Ислам мәдәни- мәгърифәтчелек үзәген ачу тантанасында катнашучы кунакларга бүләк итәчәкләр.