Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына субсидия бирү өчен сайлап алу башланды
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына һәм эшкәртүчеләргә 2023 елның 1 кварталында тотылган чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр бирү буенча сайлап алу уздыру өчен гаризалар кабул итү турында игълан итә.
Субсидияләр 2023 елда федераль бюджеттан финанслана торган «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү» федераль проекты кысаларында бирелә. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә.
Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 3 кат, 307 кабинет.
Кабул итү вакыты: дүшәмбе – җомга - 8:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр (тәнәфес - 12:00 сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр).
Документлар 2023 елның 15 маеннан 13 июньгә кадәр кабул ителә.
- Документларны бирү тәртибе, Министрлык тарафыннан расланган формалар һәм сайлап алу нәтиҗәләре Министрлыкның рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча чыга: https://agro.tatarstan.ru/otbor-prodolzhaetsya-6470829.htm.