Казанда Хөсәен Фәезхановка багышланган күргәзмә ачыла
18 майда «Татарлар һәм ислам дөньясы» фәнни форумы кысаларында, Казан федераль университетының Тарих музеенда теолог һәм көнчыгыш белгече Хөсәен Фәезхановның 200 еллыгына һәм «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркеме утырышын багышланган «Хөсәен Фәезханов. Хакыйкатькә тугрылык» дип аталган күргәзмә ачыла. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.
Экспозициядә Шиһабетдин Мәрҗанинең һәм Хөсәен Фәезхановның КФУның Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә һәм Татарстанның Милли китапханәсе фондларында сакланган кулъязмалары тәкъдим ителәчәк. Хөсәен Фәезханов төзегән һәм Шиһабетдин Мәрҗани редакцияләгән мәгариф системасы реформалары проекты, Хөсәен Фәезханов якташы Хәбибулла ишан Әлмөхәммәтов белән төзегән җанисәп материаллары беренче тапкыр тәкъдим ителә. Фәезхановның Казан һәм Касыйм ханлыклары турында тарихи кулъязмалары аерым урын алачак.
Экспозициянең күп өлешендә Изге Коръән һәм тәфсирләр исемлеге була. Кулъязма Коръәннәрнең сәнгати бизәлеше татар халкының борынгы дини традицияләрен һәм Казан басмасының нигезен күрсәтә. Ар-расм әл-Усмани нормаларына нигезләнеп бастырылган Коръән текстының беренче экземплярларының берсе экспозициянең бу өлешендә үзәк урынны алачак.
«Хөсәен Фәезханов. Хакыйкатькә тугрылык» күргәзмәсе КФУның Тарих музее (Казан шәһәре, Кремль урамы 18, 2 кат) 2023 елның 4 июненә кадәр эшли.
Күргәзмәне Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Казан (Идел буе) федераль университеты, Мәскәү ислам институты, Татарстаның Милли китапханәсе оештыра.
«Хөсәен Фәезханов. Хакыйкатькә тугрылык» күргәзмәсе «Россия музейларында Ислам мирасы» проектын дәвам итә. аны Россия Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе, «Мәдинә» нәшрияты директоры Илдар Нуриманов һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Рәхмәтуллина алып бара, диелә хәбәрдә.