Рөстәм Миңнеханов «Гаилә тарихында гасырлар авазы» фестивалендә булды
![Рөстәм Миңнеханов «Гаилә тарихында гасырлар авазы» фестивалендә булды](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/5/15/8e0b69a94921dfa15a855c5b834b58c2.jpg)
Бүген, Халыкара гаилә көнендә, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Гаилә тарихында гасырлар авазы» фестивалендә булды. Ул бу хакта үзенең Телеграм-каналында язды.
Фото: © t.me/rustamminnikhanov
Рөстәм Миңнеханов «республиканың төрле районнарыннан килгән искиткеч дус, нык һәм зур гаиләләр» белән танышуын язган.
Фото: © t.me/rustamminnikhanov
«Бер-береңне хөрмәтләп, гореф-гадәтләрне буыннан-буынга тапшырып, киңәш-табыш итеп яшәүче гаиләләрнең чыгышларын карадык. Халыкара гаилә көне бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Барлык гаиләләр дә бәхетле булсын! Бәйрәм белән!» – дип язган Рөстәм Миңнеханов.
- Халыкара гаилә көне 1994 елдан башлап ел саен 15 майда уздырыла. Аны Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясе гамәлгә куйган.