Илсур Метшин Казанның Гражданнарны яклау идарәсенең яңа җитәкчесен тәкъдим итте
![Илсур Метшин Казанның Гражданнарны яклау идарәсенең яңа җитәкчесен тәкъдим итте](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/5/15/da4cd88e163510f936e3965de11f0c4c.jpg)
Бүген эшлекле дүшәмбедә Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласының Гражданнарны яклау идарәсенең яңа җитәкчесен тәкъдим итте. Бу вазифага Сергей Чанкин билгеләнде.
«Ул көч структураларында, эчке эшләр органнарында эшләгән тәҗрибәле кеше, полиция полковнигы исеме бар», – диде Илсур Метшин.
Бүген Гражданнарны яклау идарәсе алдында яңа җитди максатлар тора, диде мэр.
«Гражданнарны яклау мәсьәләләре актуальләштерелде. Бүгенге көн тәртибенә туры китереп эшләнелгән карарлар, республика һәм федераль органнар белән нәтиҗәле элемтә көтәбез», – дип йомгаклады шәһәр җитәкчесе.
Сергей Чанкинның Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнүе 5 майда билгеле булды. Идарәнең элекке җитәкчесе Фердинант Тимерханов киңәшче вазифасында калды.