«Республика Татарстан» журналисты Ирина Мушкина белән хушлашу Казанда 17 майда узачак
«Республика Татарстан» газетасы журналисты Ирина Мушкина белән хушлашу 17 майда Казанның Самосырово зиратында узачак. Аңа кадәр священномученик Кирилл храмында отпевание булачак.
«Отпевание 17 майда, 10.00 сәгатьтә башлана. Дәвамлылыгы якынча 1,5 сәгать. Самосырово зиратында да хушлашырга мөмкин булачак. 12.00 сәгать тирәсендә җирләнәчәк», – дип сөйләделәр «Республика Татарстан» газетасы редакциясендә.
Ирина Мушкина 61 яшендә 15 май көнне вафат булды. Төрле елларда ул «Восточный экспресс», «Казанские ведомости» газеталарында, шулай ук «Коммерсантъ» газетасының Казан редакциясендә эшләгән.