Татарстан боксерлары Идел буе федераль округы беренчелегендә җиңүләр яулады
Самарада 13-14 яшьлек егетләр арасында бокс буенча Идел буе федераль округы беренчелеге тәмамланды. Турнир нәтиҗәләре буенча Татарстанның яшь боксчылары, алты медаль яулап, беренче урынны алды.
Шәхси зачеттагы нәтиҗәләр:
1 нче урын – Шамил Газимагомедов, 54 кг (Әлмәт), Ниязсолтан Баязитов, 66 кг (Азнакай), Кирилл Ченцов, 90 кг (Казан);
2 нче урын – Ярослав Горбачев, 48 кг (Урыссу);
3 нче урын – Станислав Боднарь, 46 кг (Түбән Кама), Саян Низаметдинов, 70 кг (Урыссу).
«Былтыр Идел буе федераль округы беренчелегендә шул ук яшьтә Татарстаннан финалда өч кеше катнашты. Быел дүрт финалист. Бу прогрессның барлыгын күрсәтә», – дип билгеләп үтте Татарстан Бокс федерациясе президенты, Россия Бокс федерациясе генераль секретаре урынбасары Сергей Игнатьев беренчелек нәтиҗәләре турында сөйләгәндә.
Моннан тыш, ул бу турнирда катнашкан яшь боксчыларның әле спорт карьерасының башында гына булуын һәм аларның төп көрәшләре алда булуын искәртте.
«Яшүсмерләр боксы – нигез. Менә хәзер без аларга бу техник, тактик, гомуми физик әзерлек һәм психологик нигезне ничек куябыз, балалар киләчәктә өлкәннәр боксында шундый нәтиҗәләр күрсәтәчәк», – дип ышана Сергей Игнатьев.
Турнирда Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән барлыгы 201 спортчы катнашты.