Мишустин россиялеләрнең реаль хезмәт хакы 13 процентка артуын әйтте
2022 елда россиялеләрнең реаль хезмәт хакы үсеше 13 процент тәшкил итте, номиналь чагылышта 3 процент. Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Хөкүмәтнең Россия Президенты Владимир Путин катнашында узган киңәшмәсендә белдерде.
«Без әлегә беренчел мәгълүматларны карадык: реальдә — 3 процент, ә номинальдә — якынча 13 процент. Бу ел [өчен]», - дип китерә ТАСС премьерның сүзләрен.