Дамир Исхаков Хөсәен Фәезхановның остазы Шиһабетдин Мәрҗанигә йогынтысы турында сөйләде
Тарих фәннәре докторы, «Туган җир» журналы баш мөхәррире Дамир Исхаков «Хөсәен Фәезханов һәм Шиһабетдин Мәрҗани - бөек галимнәр, дин белгечләре һәм мәгърифәтчеләр» дип исемләнгән VIII Россиякүләм фәнни-гамәли конференциянең секциясендә катнашты. Чара Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында узды.
«Хөсәен Фәезханов Шиһабетдин Мәрҗанидә укыган, ул аны остазы, дип атый. Үзара язышкан хатларда югары дәрәҗәдә хөрмәт белән мөрәҗәгать итеп аралашканнар. Ул Мәрҗанинең зур хезмәте «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» китабын укып чыккан, үзенең фикерләрен белдергән. Үзара аралашкан вакытта әйтелгән фикерләре Мәрҗани китабының соңгысына эләккән. Хөсәен Фәезханов Мәрҗанигә йогынты ясаган, дип әйтә алабыз», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Чуваш теленең болгар теленә охшаган булуын беренче булып Фәезханов аңлагандыр, дип фаразлый тарихчы. Аннан соң ул фикерне Мәрҗани кулланган. «Фәезханов рус әдәбиятын яхшы белгән, рус галимнәре белән ныграк аралашкан. Татарларның традицион тарихы материалларын икесе дә яхшы белгән», – дип сөйләде ул.