Казанга Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл килде
Бүген Татарстанга Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл килде. Казан аэропортында аны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Эш сәфәре барышында патриарх республиканың берничә объектында була, дин вәкилләре белән очраша һәм KazanForum чараларында катнаша, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәте.
Моннан тыш, ул Казан соборында литургия үткәрәчәк.