Свердловск өлкәсендә янгыннар аркасында күп машина катнашында юл һәлакәте булган
Свердловск өлкәсендә төтен аркасында тугыздан артык машина юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Бу хакта «РИА Новости» Свердловск ЮХИДИ матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
«Якынча мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәтенә тугыздан артык транспорт чарасы юлыккан. Машиналар уң рәттә бәрелешкән. Кешеләр зыян күрмәгән», – диелә хәбәрдә.
Идарәдә хәбәр итүләренчә, күпләп машина катнашындагы авариянең сәбәбе – начар күрү шартларында дистанцияне үтәмәү, аңа янгыннарның төтене сәбәп булган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Свердловск өлкәсе буенча Баш идарәсендә билгеләп үтүләренчә, тәүлек эчендә төбәктә 12 табигый янгын сүндерелгән, тагын 12се чикләп алынган. 32 янгын әлегә сүндерелмәгән.