Түбән Камада май азагында буяулар фестивале була
27 майда кичке сәгать биштә Түбән Камада буяулар фестивальләре сезоны ачыла. Бу хакта мәгълүмат «Вконтакте» социаль челтәрендә чараны оештыручылар төркемендә урнаштырылган.
Ике сәгать дәвам итәчәк фестивальдә музыка һәм биюләр, шулай ук төрле төстәге буяулар булачак. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
Фестиваль аттракционнар паркы территориясендә уза.