Татарстанда җиңел машина юл эшчесен таптаткан
Татарстанда М7 юлында «ВАЗ-2114» автомобиле юлда эшләп йөрүче эшчене таптаткан.
«Татар-информ»га билгеле булганча, йөртүче уң як полосага чыгарга булган һәм зур тизлектә юл эшчесен таптаткан. Аннары машина юл кырыенда туктап торган фурага килеп бәрелгән.
Авариядә юл эшчесе үлгән, җиңел машина йөртүчесе имгәнгән.