Май аенда Татарстанда өч кеше суда батып үлгән
21-24 майда Татарстанда өч кеше суда батып үлгән. Алар – 7 яшьлек кыз, 15 яшьлек үсмер һәм 18 яшьлек егет. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесенең урынбасары Юрий Венедиктов хәбәр итте.
«Коену сезоны башлануга 5 көн калды, республиканың су объектларындагы вазгыять хәзердән катлаулы һәм киеренке тора. Эссе һава торышы сәбәпле, кешеләр су җылынганчы ук су объектларын файдалана башлады.
+30 градус эссе булганда һава гына җылына, су температурасы 1,5 метр ярым тирәнлектә +18 градус кына тәшкил итә, диде ул. Суның бу катламыннан астарак, температура кинәт төшә. Мондый суда коену куркыныч, ул өшүгә, көзән җыеруга һәм батуга китерергә мөмкин.